Казан – яңадан венчур форумы башкаласы
Казан яңадан Россиянең төп венчур форумын оештыручы булачак.
Казан яңадан Россиянең төп венчур форумын оештыручы булачак. 2026 елның апрелендә «Казан Экспо»да уздырылачак чара инновацион бизнесның иң яхшы өлгеләрен бергә җыярга ярдәм итәчәк.
Россия Венчур Форумы 2005 елдан бирле технологик компанияләргә һәм инвесторларга очрашу өчен әйдәп баручы мәйданчык булып тора. Казандагы форум стартаплар өчен ачык ишек булачак: алар проектларын күрсәтә алыр, яңа сервислар белэн танышыр, акселераторлар ярдәменә ия булыр һәм, иң мөһиме, потенциаль инвесторлар белән элемтә корыр. Инвесторлар өчен исә бу – перспективлы идеяләрне күрү, төп тенденцияләр турында сөйләшү һәм файдалы контактлар урнаштыру мөмкинчелеге.
Чара кысаларында төрле тематик панель дискуссияләре, күргәзмәләр һәм проектларны презентацияләү оештырылачак. Форумның төп максаты – технологияләр, капитал һәм бизнес-идеяләр арасында яңа күперләр төзү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia