Татарстанга бураннар килә.
Татарстанда бүген һава торышы кискен начараячак һәм нык салкын көтелә. Респуликаның Гидрометеорология үзәге һава торышын хәбәр итә.
Төнгә кар явып, көндез дә явым-төшем дәвам итәчәк. Кайбер районнарда уртача күләмдә кар ява, юеш кар яву ихтимал. Күп кенә территорияләрдә буран һәм бозлавык булырга мөмкин.
Җил көньяк-көнбатыштан, соңрак төньяктан, 5-10 м/с тизлек белән исәчәк, кайбер урынларда аның көче 14 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.
Температура кискен төшәчәк: төнлә -2...-7°C булса, кичкә таба ул -12…-17°C ка кадәр төшәр, ә төньяк-көнбатыш районнарда -19…-24°C.
Юлларда бозлавык һәм кар боткасы көтә, шуңа күрә автомобиль йөртүчеләрне саклык чараларын күрергә чакыралар.