Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтенең коточкыч нечкәлекләре билгеле булды
Авария массакүләм булып чыкты.
Автоинспекторларның беренчел мәгълүматлары буенча, Кичүчат авылыннан ерак түгел Нива йөртүчесе тизлеген арттырган һәм каршы як полосага чыккан, анда Mercedes йөк машинасы белән бәрелешкән. Шуннан соң фура аркылыга килгән һәм аңа Chevrolet, Aveo һәм Ford микроавтобусы килеп кергән.
Нәтиҗәдә урында микроавтобусның ике пассажиры үлгән. 10нан артык кеше зыян күргән.
Вакыйга урынына Әлмәт шәһәре прокуроры урынбасары Татьяна Федоровская килде. Ведомство тикшерү оештырды. Барлык хәлләр ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia