Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан укучылары Кремль кадетларының юбилей балында катнашачак

Мәскәүдә юбилей, X Халыкара Кремль хәйрия кадет балы узачак, аның тантаналы ачылышы 10 декабрьдә булачак.

Чара Россиянең барлык төбәкләреннән 3400 кадетны, мәктәп укучыларын, курсантларны һәм студентларны берләштерәчәк. Балда Татарстанны Алабуга суворов хәрби училищесы һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты студентлары тәкъдим итәчәк.

Булачак чара Россия рекордлар китабына бер урында иң күп кадет җыйган чара буларак кертелгән инде. Балның мактаулы кунаклары Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, күренекле иҗтимагый, сәяси һәм дини эшлеклеләр, чит ил дипломатлары булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса