Татарстанда балалар бакчаларында туклануга 2026 елда 621 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк
Татарстанның ун районында балалар бакчаларына 2026 елда туклану өчен 621 миллион сумнан артык акча бүлеп бирергә планлаштыралар.
Татарстанда балалар бакчаларында туклануга 2026 елда 621 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк
Татарстанда 2026 елда балалар бакчаларында сыйфатлы туклануны тәэмин итүгә 621,9 млн сумнан артык акча җибәрергә планлаштыралар, дип хәбәр иттеләр ТР сатып алулар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.
Финанслау ун муниципаль районның балалар бакчаларын үз эченә алачак: Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Кайбыч, Лаеш, Питрәч һәм Теләче.
ТР сатып алулар буенча дәүләт комитеты мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тукландыруны оештыру буенча ачык электрон конкурслар игълан итте.
Ике сатып алу буенча балаларның тулы һәм баланслы рационы өчен кирәкле 180 төргә якын продукт сатып алу планлаштырыла. Исемлеккә икмәк һәм макарон, ярмалар, яшелчә һәм җиләк-җимеш, ит һәм балык, сөт продукциясе, йомырка, чикләвек, соклар һәм башка продуктлар керә.
Бер баланы тукландыру бәясе балалар бакчасында булу яшенә һәм вакытына бәйле булачак. 2 айдан 3 яшькә кадәрге балалар өчен көненә 7-12 сәгать булганда — тәүлегенә 140,91 сум. Шул ук режимда 3 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен — 177,47 сум, ә тәүлек буе торучы 3 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен-219,09 сум.
Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитеты башлыгы Марат Зиатдинов ассызыклаганча, балалар бакчаларында туклануны оештыру — мөһим социаль бурыч, сатып алуларның барлык этапларында да катгый контроль таләп ителә. Аның сүзләренчә, ачык процедуралар һәм продукциянең сыйфатына югары таләпләр куркынычсызлыкны һәм балалар сәламәтлеге өчен файданы тәэмин итәргә ярдәм итә.
Туклануны оештыру буенча хезмәтләрне 2026 ел ахырына кадәр күрсәтергә планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia