Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан халык арасында үлүчеләр саны түбән булу буенча лидерлар рәтенә керә

Россия субъектлары арасында Татарстан халыкның гомуми үлү күрсәткечләренең түбән булуы буенча 15 лидер арасына керә.

Россия субъектлары арасында Татарстан халыкның гомуми үлү күрсәткечләренең түбән булуы буенча 15 лидер арасына керә. Бу хакта Татарстан башкаласының һәм тулаем республиканың демографик потенциалына багышланган халыкара конгресста Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов хәбәр итте.

Татарстан Идел буе федераль округы субъектлары арасында иң түбән күрсәткечләрне саклый. Моннан тыш, сабыйлар үлеме дәрәҗәсе беренче биш айда 33,3 процентка кимегән. Былтыр да, быел да бала тапканда ана үлеменең бер генә очрагы да булмады.

Аның сүзләренчә, республика туучылар саны күрсәткечләре ягыннан үсми, әмма алар тотрыклы дәрәҗәдә кала. Россиядә бер хатын-кызга барлыгы 1,12 бала туры килә. План күрсәткече - 1,9 бала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса