Казанның Лукин урамындагы янгын нәтиҗәсендә фатир хуҗасы һәлак булды.
Казанда Лукин урамындагы күпкатлы йортта янгында фатир хуҗасы һәлак булган
Казанның Лукин урамында күпфатирлы йортның 7 катында янгын чыккан.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, балкон яна. Янган конструкцияләрне тикшергәндә янгын сүндерүчеләр ир-ат гәүдәсен тапканнар.
"Татар-информ"га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә сөйләүләренчә, янгынны 5 квадратта сүндергәннәр. Янгынның сәбәбен дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре ачыклаячак.
Урында полиция хезмәткәрләре эшли, алар булган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.