Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан министрлыклары 2026 елга максатларын халык тавышына тәкъдим итте

Татарстан халкы республиканың алты төп министрлыгы эшчәнлегенең 2026 елга кадәр үсеш юнәлешләрен онлайн-тавыш бирү юлы белән билгеләргә мөмкинлек ала. Дәүләт хезмәтләре порталында башланган тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеге Татарстан Иҗтимагый палатасында игълан ителде.

Татарстанда Дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн-тавыш бирү башланды. Республика халкы 2026 елга кадәр алты министрлык эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләү мөмкинлеге ала. Бу исемлеккә түбәндәге өлкәләр керә: сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф һәм фән, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, спорт һәм яшьләр эшләре. Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасында хәбәр ителде.

Портал кулланучылары экспертлар тәкъдим иткән максатларны хуплау белән бергә, үзләренең инициативалы тәкъдимнәрен дә кертә алалар.

Тавыш бирүдә куелган бурычлар һәр министрлыкның төп эш юнәлешләрен чагылдыра. Мәсәлән, социаль яклау өлкәсендә социаль ярдәм күрсәтү, социаль-тернәкләндерү хезмәтләре үстерү, махсус операциядә катнашучыларны эш белән тәэмин итү, шулай ук «Актив озын гомер» программасы аша өлкәннәрне җәлеп итү кебек мәсьәләләр карала.

Сәламәтлек саклауда халыкның медицина ярдәменнән канәгатьлеген арттыру, яман шеш авыруларын иртә табу, ЭКО программаларын киңәйтүгә игътибар бирелә. Мәдәният өлкәсендә инклюзив фестивальләр үткәрү, барлык яшь төркемнәре өчен иҗади мәйданнар булдыру һәм фольклор экспедицияләре оештыру тәкъдим ителә.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, һәр министрлык өчен 2026 елга биштән җидегә кадәр төп бурыч билгеләнәчәк. Катнашу мөмкинлеге Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталының «Халыктан сораштырулар» бүлегендә һәм «Татарстан Республикасы хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша 2025 елның 4 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса