Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда сайлау көнендә тавыш бирүчеләр арасында 12 айфон һәм 1 автомобиль уйнатылачак

Татарстан сайлаучылары * #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотоконкурсында катнаша ала.

Россиядә Гаилә елына багышланган конкурс сайлау участоклары ачылган арада 7.00-20.00 сәгатькә  кадәр дәвам итәчәк. Катнашу өчен сайлау участогы фонында (бина эчендә түгел) гаилә белән фотога төшәргә яки селфи ясарга кирәк. Сурәттә тавыш бирүдә катнашучыларга бирелә торган махсус беләзек күренергә тиеш. Аннары фотографияне социаль челтәрләрдәге үз битеңдә 7.00 – 20.00 сәгатьләрдә розыгрыш көнендә бастырырга кирәк. #всейсСемьейнавыборы #ТатарстанАлга мәҗбүри хештэглары булырга тиеш. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, конкурста Татарстанда даими пропискалары булган сайлаучылар гына катнаша ала. Катнашучының аккаунты яки шәхси бите һичшиксез ачык булырга һәм 18 яшьтән өлкәнрәк физик затныкы булырга тиеш. Конкурс көнендә 13 уйнату үткәреләчәк, 12 IPhone 15 иясе ачыкланачак, ә 20.20 дә Lada Vesta автомобилен кем отачагы билгеле булачак. Әмма, оештыручылар ачыклык кертә, соңгысын үткәрү вакыты үзгәрергә мөмкин. «Төгәл вакыт 2024 елның 8 сентябрендә ВКонтактеда «Татарстан Алга» сәхифәсендә игълан ителәчәк», - диелә хәбәрдә. Барлык призлар 8 сентябрьдә ТНВ телеканалында турыдан-туры трансляция вакытында уйнатылачак, «Вконтакте» дагы «Татарстан Алга» сәхифәсендә кабатланачак. Барлык мәҗбүри шартлар белән «Татарстан Алга» фотоконкурсы сәхифәсендә, «2024 елның 8 сентябрендәге фотоконкурс кагыйдәләре» бүлегендә танышырга мөмкин.

*Фотоконкурс лотерея булып саналмый, рискка нигезләнмәгән, реклама булып саналмый, фотоконкурста катнашу түләүсез һәм ирекле нигездә башкарыла.

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә узачак. 50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса