Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда 1 сентябрьдә «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 8 яңа мәктәп ачыла

...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елның 1 сентябрендә республикада 8 590 урынга исәпләнгән 8 яңа мәктәп эшли башлаячак. Моннан тыш, булган мәктәпләр өчен 1 245 урынга исәпләнгән 3 өстәмә корпус ачылачак. Быел әле тагын бер мәктәп өчен 375 урынга 1 өстәмә корпус сафка бастырылыр дип көтелә.

2024 елда республика бюджеты хисабына 2 200 урынга 10 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше планлаштырыла. Яңа уку елы башына – 1560 урынга 7 балалар бакчасы, ә ел азагына 560 урынга тагын 2 бакча ачылырга тиеш. 2025 елга кадәр Апас районы үзәгендә 80 урынга балалар бакчасын төзеп бетерәчәкләр. Андагы эшләр график буенча бара.

Быел ремонт эшләре 183 мәгариф объектын колачлый, шул исәптән:
- мәктәпләргә капиталь ремонт ясау федераль программасы буенча – 6 гомуми белем бирү объекты;
- авыл мәктәпләре спорт залларына капиталь ремонт ясау федераль программасы кысаларында – 2 гомуми белем бирү объекты;
- республиканың капиталь ремонт программасы хисабына – 63 белем бирү оешмасы биналары;
- республика мәктәпләренең азык-төлек блогына капиталь ремонт үткәрү программасы нигезендә – 94 объект.

Шулай ук Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары уку корпусларына – 4 объектка, һәм һөнәри белем бирү оешмаларының тулай торакларына – 14 объектка капиталь ремонт үткәреләчәк.

Бүгенге көндә капиталь ремонт алып барыла торган объектлар әзер диярлек. Бөтен эшләр вакытында төгәлләнәчәк дип вәгъдә ителә. Алар яңа 2024/2025 уку елында ишекләрен ачачак. Әлеге эшләр «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-1-sentyabrda-magarif-ilkulam-proekty-buenca-8-yana-maktap-acyla-5890635

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса