Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда 2024 елда илкүләм проект буенча 4 меңнән артык кешене укытырга планлаштырыла

....

Быел Татарстанда 4 меңнән артык кешене яңадан укытырга планлаштырыла. Укыту «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында өч федераль оператор тарафыннан башкарылачак.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, 2024 елда түбәндәге категория гражданнарның өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге бар:
- 50 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, пенсия алды яшендәге гражданнар;
- 3 яшькә кадәрге баланы карау буенча ялда булган гражданнар;
- хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм 0 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар;
- 35 яшькәчә яшьләрнең аерым категорияләре;
- инвалидлар;
- эш эзләү максатында мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән гражданнар;
- мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлгән эшсез гражданнар;
- эшчән чыгару куркынычы астына эләккән хезмәткәрләр;
- качак таныклыгы яки РФ территориясендә вакытлыча сыену урыны тәкъдим ителү турындагы таныклык алган Украина гражданнары һәм Украина территориясендә даими яшәүче гражданлыгы булмаган затлар;
- 2022 елның 24 февраленнән Донецк һәм Луганск Халык Республикалары һәм Украина территорияләрендә, 2022 елның 30 сентябреннән Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә махсус хәрби операциядә катнашып (бурычларны үтәүгә ярдәм итеп), хәрби хезмәттән (хезмәт, эштән) азат ителгән хәрби хәрәкәтләр ветераннары;
- Донецк һәм Луганск Халык Республикалары иҗтимагый хакимият органнары карарлары нигезендә Донецк Халык Республикасы Кораллы Көчләре, Луганск Халык Республикасы Халык милициясе, Донецк һәм Луганск Халык Республикаларының хәрби формированиеләре һәм органнары составында 2014 елның 11 маеннан башлап хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан затлар;
- махсус хәрби операция (хәрби хәрәкәтләр) барышында бурычларны үтәгәндә һәлак булган (үлгән) югарыда санап үтелгән затларның гаилә әгъзалары, шулай ук хәрби хезмәттән (хезмәттән, эштән) азат ителгәннән соң, махсус хәрби операция (хәрби хәрәкәтләр) барышында бурычларны үтәгәндә алган имгәнү (яралану, җәрәхәтләнү, контузия) яки авырулар нәтиҗәсендә үлгән югарыда санап үтелгән затларның гаилә әгъзалары.

Укуны тәмамлагач, гражданнар мәгариф турындагы законнар нигезендә квалификация турында документ алачак.

Министрлыкта белем алу курсларына язылу тәртипләрен аңлаттылар.
1нче адым: https://trudvsem.ru сайтына керергә;
2нче адым: «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында белем алу» бүлеген ачарга;
3нче адым: «Укуга язылырга» төймәсенә басып, Дәүләт хезмәтләре порталы аша авторизация узарга;
4нче адым: үзеңә туры килгәнен сайларга – катнашучы категориясен, төбәкне һәм уку формасын, укырга теләгән компетенцияне, уку урынын;
5нче адым: шәхси мәгълүматларны тикшерергә, төбәкне һәм яшәгән шәһәрне сайларга;
6нчы адым: гаризаны җибәрергә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-2024-elda-ilkulam-proekt-buenca-4-mennan-artyk-kesene-ukytyrga-planlastyryla-5887294

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса