Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

2024 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 29 яңа сәламәтлек саклау объекты ачылачак

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.

 

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елда республикада 29 объект төзеләчәк, шул исәптән 26 фельдшер-акушер пункты һәм ике сырхауханә: алар – Казанның «Салават күпере» торак комплексындагы күп профильле сырхауханә һәм «Түбән Кама перинаталь үзәкле район балалар хастаханәсе» ДАССУ карамагындагы 3нче Балалар хастаханәсе.

Моннан тыш, Казандагы Борисоглебское торак массивында гомуми практика табибы үзәген төзүгә әзерлек эшләре алып барыла. Шулай ук быел 105 объектка – 20 сырхауханә, 9 табиб амбулаториясе һәм 76 фельдшер-акушер пунктына капиталь ремонт үткәрергә планлаштырыла.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсешенең «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек 10нан артык юнәлешен колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда яңа – «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектлары башлануын игълан итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса