Татар-информ

ЮХИДИ кисәтә

ЮХИДИ татарстанлыларны алдагы ялларда бозлавыклы юлларда сак булырга өнди.

Синоптиклар фаразлаганча, җомга һәм шимбә көннәрендә Татарстан территориясендә кар көтелә, юлларда бозлавык, ә төнлә температура төшәргә мөмкин.

Татарстан ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.