Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан быел халык санын алу буенча Россиянең лидер-төбәкләре унлыгына керде

Бөтенроссия халык санын алуның беренче 10 көне нәтиҗәләре буенча, Татарстан миллионнан артык кешене санаган Россия төбәкләре унлыгына керде. Бу хакта бүген Татарстанстат хәбәр итте.

«Авыр эпидситуациягә карамастан, татарстанлыларның гомуми саныннан 64% ы исәпкә алучыларга ышаныч күрсәткән, исәпкә алуның көндезге формасын сайлап алган, шулай ук стационар участокларда, шул исәптән күп функцияле үзәкләрдә исәптә алуда катнашкан. Безнең төбәктә барлык исәпкә алучылар да битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән, 70% тан артыгы вакцинация узган», — дип билгеләп үттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә исәпкә алынган республика халкы саны буенча ил төбәкләренең беренче җиде урынында тора һәм Идел буе федераль округында лидерлык позицияләрен били. Безнең төбәктә халык санын алуны электрон рәвештә узучылар саны уртача Россия күрсәткечләреннән артып киткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса