Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы: Covid-19 һәм аның авыр нәтиҗәләреннән вакцинация генә коткара

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 60 яшьтән узган татарстанлыларның өчтән бер өлеше вакцинаның ике компонентын ясаткан - 237 мең 584 кеше.

Бу факт республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы өчен борчу тудыра. Өлкәннәр аерым риск төркемендә. Шуңа күрә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы татарстанлыларга  коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга киңәш итә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-гериатры һәм Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Рамил Мөхәммәтдинов хәбәр иткәнчә, Covid-19дан вакцинация коронавирус инфекциясенең авыр үтү  куркынычын киметә. Табиблар күзәтүе буенча, хәтта өлкән яшьтәге кешеләр дә прививканы яхшы кичерә.

Рамил Мөхәммәдинов билгеләп үткәнчә, прививкадан соң, беренче-икенче көннәрендә хәлсезлек, температураның аз гына күтәрелүе һәм укол урынында авыртулар барлыкка килергә мөмкин. Вакцина кертелгәннән соң куркынычсызлык чараларын төгәл үтәргә кирәк, чөнки иммунитет берничә атна яки хәтта ай дәвамында эшләнә.

Бүгенге көндә республикада 1 094 215 кешегә вакцинация ясалган, шуларның 957 984 се икенче прививканы алган.

Вакцинациягә 122 телефоны буенча, дәүләт хезмәтләре порталында, үз хастаханәгезнең регистратурасы телефоны буенча язылырга мөмкин. Моннан тыш, вакцинацияләүнең мобиль пунктлары эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса