Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанлыларга коронавируска каршы вакцинациянең ничек узуын аңлаттылар

Вакцинациягә Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин

Татарстанда актив рәвештә коронавируска каршы прививка ясау бара. Татарстанлыларга вакцинациянең ничек узуы турында аңлаттылар.

Прививка алдыннан табиб температураны, кандагы кислород дәрәҗәсен үлчәячәк. Авыру йоктырган кешеләр белән контактлар турында мәгълүмат туплаячак һәм  мөмкин булган реакцияләр турында аңлатачак.

Пациент үзенең ризалыгын биргәннән соң, коронавируска каршы прививканың беренче компоненты ясалачак. Татарстанда ковидка каршы өч вакцина гамәлдә: «Спутник V», «ЭпивакКорона», «КовиВак». Бу препаратларның барысы да ике компонентлы. Прививканың икенче дозасы 21 көннән соң ясала.

Вакцинациядән соң кайбер кагыйдәләрне үтәргә киңәш ителә. Бигрәк тә бу киңәшләрне прививкадан соң 42 көн дәвамында, ягъни иммунитет формалашканчы үтәргә кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса