Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Бушлай кино, чәй табыннары һәм ташламалар: ТР Хезмәт министрлыгы өлкәннәр декадасы программасын атады

Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк.

Ә сәүдә челтәрләре октябрьдә махсус лояльлек программаларын эшләтеп җибәрәчәкләр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

"Кибетләрдә чәй эчүләр, "Өлкәннәр атналыгы" оештырылачак, "Игелек кәрҗине" хәйрия акциясе һәм башка промочаралар узачак. Республика ЗАГСларында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү оештырылачак. ТР Юстиция министрлыгы өлкәннәр өчен түләүсез хокукый ярдәм оештыра. Мәдәният сарайларында, музейларда, театрларда бушлай спектакльләр һәм экскурсияләр узачак. ТР Спорт министрлыгы линиясе буенча берничә бассейн һәм тренажер залларына бару өчен бушлай сәгатьләр оештырылачак", - диде министр.

Татарстанда яшәүче өлкәннәр спорт дәресләрен ярата, дип билгеләп үтте Зарипова. Ел ахырына республиканың өлкән яшьтәге кешеләрнең гомуми санының 20% ы физик культура һәм спорт белән шөгыльләнәчәк.

Өлкәннәр декадасында студентлар хезмәт отрядлары традицион игелек акцияләренә кушылачаклар һәм өлкән яшьтәге кешеләргә йорт яны участокларын җыештыруда ярдәм итәчәкләр. Белем бирү оешмаларында сугыш һәм хезмәт ветераннары катнашында сыйныф сәгатьләре узачак.

"30 сентябрьдә Татар дәүләт филармониясендә "Когда поет душа" фильмын тәкъдир итү булачак. Фильм 10 ветеранның тарихы нигезендә булдырылды, алар изоляциядә булып, башка өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм иттеләр", — дип өстәде Зарипова.

Моннан тыш, социаль челтәрләрдә #деньпожилых2021 челленджы  оештырылачак. Акция өлкән буын вәкилләренә игътибарны арттыруга юнәлдерелгән. Катнашучыларга өлкән яшьтәге кеше белән фотога төшәргә һәм #деньпожилых2021 хэштегы белән социаль челтәрләрдә фото урнаштырырга тәкъдим ителә. Алга таба @mtsz_rt аккаунтын билгеләп, эстафетаны 2ч дуска тапшырырга кирәк.  

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса