Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Нефтяник” чирек финалда

“Нефтяник” озакка сузмыйча, беренче очрашуда ук үзенә плей-оффның киләсе стадиясенә юллама бүләк итте. Шул рәвешле “Нефтяник” Югары хоккей лигасының беренче чирекфиналисты булды.

Уенның беренче өлешендә үә әлмәтлеләр ике алка кертүгә иреште.  Аның беренчесен сигезенче минутта Динар Хәмидуллин кертсә, икенче алканың  авторы Всеволод Ястребков булды. Ләкин нибары утыз алты секунд узгач, хуҗалар алка кертү бәхетенә ирешә. Икенче период исә  “Ценг Тоу” капкасына кергән өченче алка белән башланып китә. Аның авторы Кирилл Адамчук булды. Тиздән абыйлы-энеле Альшевскийлар  ярдәме белән Михаил Мокинны тагын бер алка кертүгә ирешә. Уенның экваторында эшне Виталий Каменев төгәлли.  Уенның соңгы егерме  минутында тамашачы  “Ценг Тоу” командасының  бу сезондагы соңгы алкасының шаһиты булды. Матч 2:5 исәбе белән тәмамланды.

 

Фото: "Нефтяник" хоккей клубы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса