Әлмәттә шахмат буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды
Спорт

Әлмәттә шахмат буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды

26-28 октябрь көннәрендә Әлмәттә XV "Сәламәтлек" авыл спартакиадасы кысаларында авыл районнарының командалары арасында шахмат уеннары буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үтте.

Ярышларда Татарстанның 21 район командасы  катнашты.  Хатын-кызлар арасында беренче урынны Сарман районыннан  Рената Сөләйманова алды. Ир-атлар арасында беренче урын Кукмара районынннан Александр Васильевка бирелде.

Командалар зачетында  алтын медаль иясе – Кукмара районы (26 очко), көмеш медаль иясе – Актаныш районы (25,5 очко) һәм бронза  медаль иясе – Сарман районы булды (24,5 очко).

 

Фото:https://pixabay.com