Әлмәттә иң яхшы бадминтон уйнаучыларны ачыкладылар
Спорт

Әлмәттә иң яхшы бадминтон уйнаучыларны ачыкладылар

11 ноябрь көнне “Теннис Сити” спорт комплексында бадминтон буенча “Әлмәт-Опен” Бөтенроссия турнирының соңгы уеннары узды.

Әлмәт егете Рамазан Кәримов 2006 нчы елгы яшүсмерләр арасында парлы разрядта өченче урынга лаек булды.

Уен нәтиҗәләре буенча ир-егетләр арасында парлы разрядта 1 нче урынны – Степан Волков һәм Ильмир Хәйретдинов (Татарстан Республикасы), 2 нче урынны – Дмитрий Бнатов һәм Никита Макаров  (Мәскәү өлкәсе), 3 нче урынны – Евгений Безушко һәм Рамазан Кәримов (Татарстан Республикасы) алды.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru