8 февраль көнне шәһәр ипподромында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Җиңү старты" массакүләм чаңгы узышы үтәчәк.

Чаңгы ярышлары ел саен үткәрелүче "Татарстан чаңгы юлы-2020" кысаларында уза.
Анда 2000 гә якын кеше катнашыр дип көтелә. Ачылу тантанасы 10.50 сәгатьтә шәһәр ипподромында башлана.
Фото:архив