5-7 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә йөзү буенча Татарстан Республикасы чемпионаты булып узды.
Ярышларда бөтен республикадан килгән 300 гә якын кеше катнашты.Өч көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча 14 спортчыдан торган Әлмәт командасы 8 медаль яулады.

Эдуард Вәлиәхмәтов 400 м, 200 метрга комплекслы йөзү, 100 метрга брасс һәм баттерфляй буенча республиканың абсолют чемпионы, ә 50 метр брасс дистанциясе буенча көмеш призер булды.
Владислав Акишин исә 200 м. га баттерфляй, 200 м. комплекслы йөзү, 400 м. га комплекслы йөзү дистанцияләрендә бронза медаль яулады.