Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт йөзүчеләре Идел буе федераль округы чемпионатында җиңүгә иреште

26 февральдән алып 1 мартка кадәр Пенза шәһәрендә йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узды.

Ярышларда  670  спортчы катнашты. Гомуми команда зачетында Татарстан Республикасы командасы  бүләкләр саны буенча беренче урынны алды.

Республика командасы составына  Әлмәт Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары булган Эдуард Вәлиәхмәтов, Владислав Акишин, Роман Яковлев, Егор Силачев керде. Әлмәт йөзүчеләре  бу ярышлардан яхшы нәтиҗәләр белән кайтты. Эдуард Вәлиәхмәтов 400 метрга комплекслы йөзү буенча 1 нче һәм 200 метрга комплекслы йөзү буенча 2 нче урынны яулады. Владислав Акишин 400 метрга комплекслы йөзү буенча 2 нче һәм 200 комплекслы йөзү буенча 3 нче урынга ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса