Әлмәт медицина хезмәткәрләре бадминтон уйный
XV “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында 2 нче мәктәпнең махсуслаштырылган спорт залында медицина оешмалары командалары арасында бадминтон буенча ярышлар узды.
26 февраль көнне 7 медицина оешмасының 14 хезмәткәре көч сынашты.
Ир-атлар арасында шәхси зачетта 1 нче урынны Александр Темников (биналарга комплекслы хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау буенча эшче), 2 нче урынны Рөстәм Нәсретдинов («Әлмәт үзәк район хастаханәсе»), 3 нче урынны Петр Пайдуганов («Әлмәт стоматология поликлиникасы») алды.
Хатын-кызлар арасында шәхси зачетта 1 нче урынны Айгөл Галиева («Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте), 2 нче урынны Марина Талипова («Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар хастаханәсе»), 3 нче урынны Екатерина Аба («Әлмәт стоматология поликлиникасы») алды.
Командалар зачетында 1 нче урынга «Әлмәт стоматология поликлиникасы», 2 нче урынга «Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте һәм 3 нче урынга «Әлмәт стоматология поликлиникасы» ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа