Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт боксчылары алдынгы

3 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә “Адреналин” бокс клубы призына матч очрашуы узды.

Бу турнирда Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан һәм Минзәлә  шәһәрләреннән килгән 5 команда катнашты.

Әлмәтлеләр  бу турнирда уңышлы гына чыгыш  ясап, югары нәтиҗәләргә ирештеләр.   

 Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 нче урынга  34 кг авырлык категориясендә  Илдан Шәңгәрәев, 36 кг авырлык категориясендә  Илназ Юсупов,  42 кг авырлык категориясендә  Камил Зәйнуллин  һәм 40 кг авырлык категориясендә  Хазар Мехтизаде  ия булса, 2 нче урынга   26 кг авырлык категориясендә  Кирилл Кучеров, 27 кг авырлык категориясендә  Никита  Бундаев,  34 кг авырлык категориясендә  Дмитрий  Манукян, 34 кг авырлык категориясендә  Булат Ситдиков, 46 кг Авырлык категориясендә  Таһир Нуруллин һәм 81 кг авырлык категориясендә  Шамил Мөхәммәтҗанов лаек дип табылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса