Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт боксчылары төбәкара турнирдан җиңү белән кайттылар

24 майда Афанасово бистәсендә СССР спорт мастеры П.Е. Белоусов истәлегенә бокс буенча төбәкара турнир узды.

Ярышларда Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевск, Казан, Салават, Байлар Сабасы, Кама Аланы, Яңа Чишмә, Афанасоводан 84 боксчы катнашты.

Әлмәтнең «Девон» бокс клубында һәм «Юность» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. 

Беренче урыннарны Холов Мухаммаджон (50 кг) һәм Реналь Сибгатуллин (42 кг) яулады. Икенче урыннарда - Эмирхан Низамиев (24 кг), Реналь Куськильдин (28 кг), Ильдан Йосыпов (23 кг), Руслан Гарифуллин (42 кг). 

Спортчылар тренерлар Раджив Низамиев һәм Сергей Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса