Әлмәт боксчылары Чабаксардан җиңү белән кайтты
Спорт

Әлмәт боксчылары Чабаксардан җиңү белән кайтты

Турнирда Россия Беренчелегенә юллама өчен көрәшкән үз республикаларының һәм төбәкләренең көчле 150 иң яхшы көрәшчесе катнашты.

24-29 март көннәрендә Чабаксар шәһәрендә 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды.

Әлмәт боксчылары, ТР җыелма командасы составында «Девон» бокс клубы һәм«Юность» спорт мәктәбе вәкилләре түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр:

Манукян Роман, Гудошников Егор 3 нче урынны яуладылар. 

Спортчылар югары категорияле тренерлар Низамиев Р. Р., Бормотов С. А. җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.