Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт баскетболчылары Казахстанда узган халыкара турнирда катнаштылар

Ярышларда Әлмәт, Атырау, Самара, Тольятти шәһәрләреннән 6 команда катнашты.

19-21 октябрьдә  Казахстанның Атырау шәһәрендә "Феникс Кубогы" халыкара турнирының беренче раунды узды.

Әлмәт шәһәреннән "Девон" урта мәктәбе базасында "МИРАС" спорт комплексында шөгыльләнүче җыелма команда чыгыш ясады, тренерлары - Кучмарев Александр Вячеславович. Командаларның дәрәҗәсе шактый югары иде. Әлеге турда команда 2 җиңү яулады.3 урын өчен матчта хуҗалар командасыннан 3 очкога җиңелде, нәтиҗәдә - 6 команда арасыннан 4 урын. Безнең команданы Грузия, Казахстан, Эстония, Кыргызстан һәм Россия командалары катнашында airom CAP халыкара турнирына чакырдылар. Символик бишлектә иң яхшы авыр форвард булып, Хөснетдинов Сабит танылды. ("Девон" спорт мәктәбе). Командада иң яхшы уенчы дип Машкин Андрей танылды. ("Грахов спорт мәктәбе").

Фото: Александр Кучмарев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса