Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә ТР Рәисе Кубогына йөзү буенча ярышларның икенче этабы узды

Чарада республиканың 27 районыннан һәм шәһәреннән спортчылар катнашты.

"Мирас" спорт комплексы бассейнында республикабызның иң көчле яшь йөзүчеләре йөзү буенча беренче ярышлар стартына «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы» призына чыктылар.

"Безгә нефтьчеләр бүләк иткән матур "Мирас " спорт комплексы сезгә ошар дип ышанам. Бүген ул бездә яшь талантлар, көчле спортчыар тәрбияли, алар киләчәктә Әлмәтне генә түгел , Татарстан Республикасын да тәкъдим итәрләр дип ышанам", - диде район башлыгы Тимур Нагуманов.

Йөзү-Әлмәт муниципаль районында иң динамик үсеш алучы спорт төрләренең берсе.

Бүгенге көндә шәһәрнең 12 бассейнында йөзү күнекмәләрен 2 яшьтән алып, 76 яшькә кадәрге 3 меңгә якын әлмәтле үстерә.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса