Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сәламәт яшәү рәвеше хакына

Калабызда Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр.

Бу - профессиональ спортчылар бәйрәме генә түгел, аны спортка гашыйк һәм спорт белән сәламәт яшәү рәвешен янәшә алып барган һәркем бәйрәм итәргә  хокуклы. 

Россиядә физик культураны массакүләм пропагандалау 1920 еллар ахырында башлана. Шул вакытта беренче спартакиадалар уздырыла башлый, ә ил хөкүмәте сайлаган курс милләт сәламәтлеге сагында кала бирә. 

Физкультурачылар көне традицион рәвештә августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. Ничек кенә булмасын, ул беренче чиратта шушы өлкәдә хезмәт куючыларны берләштерә. Быел әле ул Халыкара яшьләр көне белән дә туры килде.

Алдынгыларны бүләкләү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов катнашты. Бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, ул спортта үсеш алучыларга уңышлар теләде, калабызда һәм районыбызда тудырылган мөмкинлекләр хакында ассызыклады, район спорт үсешенә өлеш керткән фидакарьләргә республика һәм район бүләкләрен тапшырды. 

Бәйрәм программасы әл-мәтлеләр һәм калабыз  кунак-ларының ихтыяҗларын ка-нәгатьләндерерлек итеп оештырылган иде. Ул спорт үзәкләреннән флешмоб, калабыз иҗат бию коллективлары һәм барабанчылар чыгышын, дөрес туклану, спорт диеталарының файдасына кагылышлы лекцияләрне үз эченә алды. Әлбәттә инде, төр-ле ярышлар да узды. Араларында панна-футбол, армрестлинг, хоббихорсинг дигәннәре аерата күңелле булды. 

Калабызның яшүсмерләр клублары һәм төрле остаханә хуҗалары теләүчеләр өчен кызыклы остаханәләр дә уздырды.

Нурания Адамова «Буровик» клубы мөдире. Мондый чараларда алар клубка йөрүче үсмерләр белән бик теләп катнашалар.

- Бәйрәмгә балалар бе-лән бергәләп ясаган кул эшләнмәләрен сатуга алып чыктык. Халык кызыксына, сатып та ала. Аннан кергән акчаны без материаллар алырга тотабыз, - ди Нурания ханым.

Ә «Метеор» клубы карандаш савыты буяу буенча ос-таханә оештырган.

-  Безнең төрле грантлар ярдәмендә сатып алган станокларыбыз бар. Мисал өчен, бу юлы остаханәдә кулланган ябалак формалы карандаш савытларын лазер кискеч ярдәмендә ясап чыктык. Халыкка бик ошый, - ди клуб мөдире Алина Тарасова.

Әйе, «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» дип юкка гына әйтелми. Сәламәт кеше бик күп нәрсәгә сәләтле була.

 

Рәдифә Ногманова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса