Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтле Баулыда узган көрәш ярышында җиңү яулады

Баулы шәһәрендә «Татнефть» компаниясе хезмәткәрләре арасында көрәш буенча ярышлар узды.

 Спорт чарасы Татарстан нефтенең 80 еллыгына һәм Ромашкино чыганагының 75 еллыгына багышланган иде.

"Татнефть" спартакиадасы кысаларында узган турнирда 30дан артык катнашучы җиңүче исеме өчен көрәште. Ярышларның нәтиҗәләре буенча Әлмәт "Ак бүре" көрәш Федерациясе башкарма директоры Рузиль Ганиев чемпион исеменә лаек булды! Шунысын да билгеләп үтик, Рузиль Ганиев инде күп еллар дәвамында яшь көрәшчеләр буыны үтерүгә зур өлеш кертә. Аның шәкертләре республиканың, Россиянең төрле чемпионатларында җиңү яулаган спортчылар. Остазларыннан үрнәк алып, аның киңәшләрен кулланып алар үзләре дә Әлмәт данын яклыйлар, югары нәтиҗәләргә ирешәләр.

Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса