Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт батырлары - җиңүчеләр!

Түбән Камада данлыклы көрәшче Данил Галиев истәлегенә көрәш турниры тәмамланды.

Көрәшчеләр өчен бу абруйлы турнирда чыгыш ясау зур әһәмияткә ия. Яшь батырлар өчен әлеге шәхеснең спорт өлкәсендә яулаган зур уңышлары үрнәк булып тора. Данил Галиев 8 тапкыр РСФСР чемпионы, милли көрәш буенча 7 тапкыр ТАССР чемпионы, 6 тапкыр республика турниры җиңүчесе, 10 тапкыр Түбән Кама Сабантуйларының абсолют батыры.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Әлмәт «Ак бүре» Көрәш федерациясе командасы спортчылары җиңү яулады: Дмитрий Гайнеев 60 кг авырлыкта чемпион булып танылды, 80 кг авырлыкта чемпион исеменә Рафаэль Кәлимуллин лаек булды, 60 кг авырлыкта 3 нче урында Рубин Раджабов.

Шулай ук биредә Илһам Шакиров истәлегенә яшьләр арасында көрәш бәйгесе дә узды. 85 кг авырлык категориясендә Чингиз Агаларов өченче урын яулады. 70 кг да Ринат Галимов чемпион исеменә лаек булды. Евгений Антошкин икенче урында. Гомуми нәтиҗәләр буенча командалар арасында Әлмәт икенче урынны яулады.

 

Бу атнада көрәшчеләргә тагын бер сөенечле яңалык килеп иреште. ТР Көрәш федерациясе хәбәр итүенчә, 2023 елгы көрәш нәтиҗәләре буенча җиңүче калган командага 1 миллион сум күләмендә акча бүләк ителәчәк. Алдынгыларны билгеләү өчен 10 ярышның нәтиҗәләре исәпкә алына. Шулай ук
2 нче урын - 500 мең сум,
3 нче урын - 250 мең сум,
4 нче урын - 150 мең сум,
5 нче урын 100 мең сум акча отачак.

 

 

Рәмилә Хәмидуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса