Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчылары ил беренчелегендә катнашачак

Егетләр Идел буе федераль округы беренчелегендә призлы урыннар яуладылар.

30-31 мартта Саранскида грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды, анда 118 спортчы катнашты. Бу хакта районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе хәбәр итә.

Әлмәт спортчылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Хәкимҗан Давронов өченче урынны алды (63 кг.га), икенче урында Адель Насибуллин (77 кг. га).

Егетләр 6-10 июньдә Әлмәттә узачак Россия Беренчелегенә юллама алды.

Спортчылар тренерлар Эдуард Гаджиев, Борис Юлтимиров, Данил Корнилов, Эдуард Джанвелян җитәкчелегендә күнегүләр ясыйлар.

 

 

Фото: районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса