Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көч һәм җитезлек бәйрәме

Узган шимбәдә Габдрахманда авылда яшәүчеләрнең Кышкы спартакиадасы узды.

Социаль хәлнең чуарлыгы, еллар дәвамында барган сәяси үзгәрешләр авылларга игътибарны бераз киметә төште. Шуңа да карамастан, Әлмәт районында күркәм традицияләрне кадерләп саклый һәм дәвам итә беләләр.

Районда авыл җирлекләре арасында кышкы спартакиада уеннары үткәрү - шул матур гадәтләрнең берсе. Әлеге чара оештырыла башлауга да ярты гасырдан артык вакыт узып киткән. Авыл яшьләренең иң беренче кышкы спартакиадасы Яңа Кәшер авылында уза. Ул республика күләмендә беренче тапкыр оештырылуы белән тарихка кереп калды. Ярышлар программасына спортның 6 төре генә (гер күтәрү, ат чабышлары, көрәш, чаңгы ярышлары, хоккей, волейбол) кертелгән була. Аннан соңгы елларда ярышлар программасы спортның башка төрләре белән тулыланып бара. 

Еллар дәвамында күләмле спорт бәйрәменә әверелгән чараны төрле авыл җирлек-ләрендә чиратлашып уздыру гадәткә керде. Кайсы авыл җирлеге җиңә - киләсе елда спорт чарасы шул торак пунктта уза. Элегрәк әлеге ярышларга авыл яшьләрен генә сайлап алсалар, хәзер инде спартакиада киң колач алганлыктан, анда спорт белән мавыгучы һәрбер теләгән кеше катнаша ала. Быел авыл спартакиадасын үткәрү буенча мактаулы хокук данлыклы Габдрахман авыл җирлегенә бирелде. Шушы авылда туып-үскән Татарстан Республикасы Рәисенең нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдиновның тырышлыгы белән биредә күләмле спорт һәм мәдәният чараларын үткәрү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Бу турыда район башлыгы Тимур Нагуманов та аерым басым ясап узды. 

- Иң мөһиме - төзелгән спорт объектларының халык белән тулып торуы. Бу үз чиратында районыбызда сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүчеләрнең шактый күп булуы турында сөйли, - диде ул.

Спартакиада быел 30 лап авыл җирлегеннән өч йөздән артык кешене җыйды. Аларны һәм чарага килгән башка кунакларны Габдрахман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ринат Мифтахов та кайнар сәламләде. Спортчылар заманча бассейнда да йөзделәр, кул һәм мускул көчләрен дә сынаштылар, ГТО нормаларын да тапшырдылар. Спартакиада бик оешкан төстә узды һәм барысында да тирән тәэсир калдырды.

Халык саны 1500 гә җиткән торак пунктлар арасында Миңлебай авыл җирлеге абсолют җиңүче булды. Түбән Мактама бистәсе икенче урынга чыкты, Габдрахман авылы өченче урынны яулады.                                                      

700 ләп кеше яшәүче авыллар арасында Тайсуган, Кичү, Ямаши призлы урыннарга лаек булды. Сиренькино, Кама-Исмәгыйль, Васильевкадан килгән спортчылар да җиңүчеләр рәтенә керде.

Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса