Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәш турниры узды

17-18 февральдә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда «Ватаным Татарстан» газетасы ярдәме белән герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры узды.

Бу дәрәҗәле турнир инде 60 тапкыр үткәрелеп, шуның 8 ендә  һәм соңгы 2 елын рәттән беренче урынны алган Әлмәт көрәшчеләре барлык 11 үлчәү категориясендә дә чыгыш ясадылар. Беренче көнне турнирны ачу тантанасы бик матур узды. Күп кенә бүләкләр өләшенде. 2022 елда татар көрәше буенча зур нәтиҗәләргә ирешкән өчен әлмәтлеләрне 1 нче дәрәҗә диплом һәм кубок белән билгеләп үттеләр. Шулай ук Ильяс Билалов һәм Руслан Нургалиевлар иң яхшы остаз-тренер дигән исемгә лаек булдылар.

Командада чыгыш ясаучы көрәшчеләрнең кайберләре башка төбәкләрдә туып, яшь вакытларын шунда үткәрсәләр дә, алар хәзерге вакытта Әлмәттә вакытлыча түгел, ә даими яшәп һәм эшләп, шәһәр даны өчен көрәшәләр. Егетләр, әйтик, Самара өлкәсе Камышлы авылыннан, Лениногорск, Актаныш якларыннан килеп, югарыда әйтелгән тренерлар һәм башкалар ярдәмендә көчле рухлы, кыю көрәшчеләргә әйләнделәр, оста алымнар кулланып көрәшәләр. Татарстан көрәш федера-циясенең Әлмәт бүлеге башкарма комитетын җитәкләүче, үзе дә заманында бу турнирда призлы урыннар яулаган Рузил Ганиев: «Төрле сәбәпләр аркасында быел турнирга бик җентекләп әзерләнеп булмаса да, без көрәшчеләрдән канәгать калдык», - диде.

Әлмәтлеләр быел җиңмәсәләр дә, алдагы дүртенче урынны алдылар. Җанатарлар көрәшчеләребезнең остаз-тренерлары ярдәмендә үзләре яраткан спорт төрендә алда зур үрләр яулаячакларына һәм җиңүләре күп булачагына нык ышаналар.

Фәнүс Гыйматдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса