Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт дуслыкны ныгыта

Әлмәттә мини-футбол буенча шәһәр турниры узды.

Үткән шимбәдә «Алнас» стадионы футбол кырында Әлмәт мөхтәсибәтенең күчмә кубогына мини-футбол буенча турнир узды.

Менә инде икенче ел рәттән үткәрелүче әлеге ярышларда районыбыз мәчетләренә йөрүчеләрдән торган 11 команда катнашты.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин, чараны ачып, турнирның максаты мөселманнарны спортка җәлеп итү һәм футболны популярлаштыру гына түгел, ә иң мөһиме - районыбыз мөселман яшьләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту булуын ассызыклап узды.
Һава торышы бик җылы булмауга да карамастан, футбол кырында кызу көрәш барды һәм тамашачыларга туп артыннан күзәтү җиңел булмады. Командалар лаеклы җиңү өчен киеренке көрәш алып бардылар, чөнки күбесе ярышларга берничә ай алдан ук әзерләнә башлаган иде.

Нәтиҗәдә турнирда Әлмәт шәһәренең «Тәзкирә» мәчете командасы җиңүче дип танылды. Урсалы мәчете командасы икенче урынга лаек булды. Тайсуган авылы мәчете командасы өченче урынга чыкты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, урсалылылар былтыр да турнирның көмеш призерлары булганнар иде. Быел призлы урыннар яулаучыларны медальләр, дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләп үттеләр, ә турнир лидеры дип танылган команда Әлмәт мөхтәсибәтенең күчмә кубогына лаек булды.

Җиңүчеләрне һәм призерларны тәбрикләп, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнга-туллин ярышларның дустанә атмосферада узуы һәм уенчыларның яхшы уйнавы өчен катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. 

Мини-футбол буенча республика турнирының Әлмәттә Корбан бәйрәме үткәннән соң уздырылачагын билгеләп үтте. Былтыргы кебек үк, ул республикабызның гына түгел, күрше төбәкләр мөселманнарын да берләш-терәчәк. Футбол гына түгел, мөхтәсибәт алкалы хоккей буенча да турнир үткәрергә ниятли. Ул 4 июньдә Габдрахман авылы Боз сараенда узачак.

Чара тәмамланганнан соң, ярышларда катнашучылар күмәк рәвештә өйлә намазын укыдылар. Дустанә аралашу бәйрәм табыны артында дәвам итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса