Әлмәттә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган көрәш буенча республика ярышлары узачак 
Спорт

Әлмәттә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган көрәш буенча республика ярышлары узачак 

Ярышларда 13 авырлык категориясе буенча иң көчле көрәшчеләрне билгеләячәкләр.

Татарстанның нефть башкаласында 2009-2010, 2011-2012 елларда туган яшүсмерләр арасында көрәш буенча Әлмәт муниципаль районы, Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш районнары һәм шәһәрләре арасында ачык беренчелек узачак. 

Ярышлар 8 нче майда "Татнефть" компаниясе спорт комплексында үткәрелә. Спорт чарасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган.  Беренчелек «Татнефть» компаниясенең Хәйрия фонды ярдәме белән уза.