Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтле - Россия чемпионы

Көрәш буенча Россия чемпионатында Әлмәттән Радик Сәлахов 130 кг авырлык категориясендә чыгыш ясап, Россия чемпионы исемен яулады.

Радик Сирень улы Сәлахов тумышы белән Зәй районы Сармаш-Баш авылыннан.

Аның тәүге тапкыр келәмгә чыгуы алты яшендә була. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки Радикның әтисе - кайчандыр Әлмәт физик культура көллиятен тәмамлаган, көрәш буенча күп тапкырлар батыр калган, күп кенә чемпионатларда җиңү яулаган, соңрак республикакүләм бәйгеләрдә судьялык ит-кән, бихисап спортчылар тәрбияләгән Сирень Хәмит улы Сәлахов ике улының да тренеры булды. Кызганыч, бүген ул арабызда юк инде.

Язмыш җилләре Радикны 2017 елда Әлмәткә алып килә. Егет «Елховнефть» идарәсенең нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехына технологик корылмаларны ремонтлау буенча слесарь булып эшкә урнаша. 2019 елда предприятиенең әйдәүче һөнәрләре буенча яшь хезмәткәрләре арасындагы һөнәри осталык бәйгесендә җиңү яулый.

- Мин нефтьче, - дип горурлана Радик үзе. - Үз эшемне бик яратам. Һәр көнне нинди дә булса яңалык үзләштерергә тырышам, һәрдаим камилләшергә омтылам. Спортчы буларак та сынатмаска исәбем. Көрәш буенча күнекмәләр вакытында җиде кат тирең чыкканчы шөгыльләнергә туры килә. Шунсыз уңышка да ирешеп булмас иде.

Әйе, тырышкан табар - ташка кадак кагар, диләр халыкта. Радик Сәлаховның да тырышлыгы бушка китми. Ул сигез тапкыр үз туган районында абсолют батыр калды, быел Казанның Совет районында үткән Сабантуйда җиңү яулады. Мамадыш районында узган Питрау бәйрәменең, батырлар арасында оештырылган «Манзара-2021» көрәш турнирының абсолют батыры булды. 22-23 ноябрьдә башкалабызның «Ак Барс» Көрәш сараенда үткән республика чемпионатында беренче урынга чыкты. Инде менә декабрь башында кабат җиңү. Ул - Россия чемпионы. 2022 елда дөнья беренчелегендә катнашу хокукына ия булды.

Күптән түгел Радик Сәлахов Казанда Татарстанның Көрәш федерациясе кубогына финал ярышларында тагын беренче урынны яулады.

Әлмәтнең асыл егете белән ихластан горурланабыз һәм аңа алдагы тормышында зурдан-зур уңышлар, лаеклы җиңүләр теләп калабыз.

 

Гөлфия Ханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса