Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Алан» ишекләрен ачты

Әлмәтнең яшь футболчылары хәзер ел әйләнәсе күнекмәләр үткәрә һәм ярышларга әзерләнә ала - шәһәрдә беренче ябык өсле мини-футбол манежы ачылды.

Ул 24 нче мәктәп стадионы территориясендә урнашкан. Ясалма газонлы, 20х40 метр зурлыктагы футбол кыры каркас-тент белән капланган. Объектны май аенда төзи башлап, эшләр бер айга якын элек төгәлләнде. Һәм менә, ниһаять, мәйданчык ишекләрен киң ачты.

Футбол манежы төзелеше ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә куелган «Аз чыгымлы спорт корылмалары төзү» республика программасы бәрабәренә мөмкин булды. Кызганычка каршы, һава шартлары аркасында ачу тантанасына республика башлыгы шәхсән үзе килә алмады, әмма видеоконференцэлемтә аша анда катнашты.

- Татарстан халкының яртысыннан артыгы спорт белән шөгыльләнә. Әлеге спорт төре бик популяр - 50 меңгә якын кеше футбол уйный. Тик климат үзенчәлекләре аркасында яшь спортчылар һәрвакыт урамда шөгыльләнә алмады - аларга кысан спорт залларында уйнарга туры килде. Ябык манежлар барлыкка килү белән мондый проблема булмаячак. Урамда нинди һава торышы булуга карамастан, балалар шөгыльләнә алачак. Яңа корылмалар аркасында спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксыну артыр, футболчылар саны ишәер, җиңүләр һәм казанышлар күбрәк булыр дип өметләнәбез, - дип шәрехләде Рөстәм Нургалиевич сәламләү чыгышында. Шулай ук ул манеж төзелешенә катнашы булган һәркемгә, шул исәптән «Татнефть» компаниясенә һәм гади эшче-төзүчеләргә дә рәхмәтен белдерде.

Тантанада онлайн режимда РФ спорт министры Олег Матыцин катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә өч ел инде «Демография» милли проектының «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты халык арасында спортны һәм физик культураны популярлаштырудан гыйбарәт. Ул шулай ук ел әйләнәсе тренировкалар үткәрү өчен урыннар төзүне дә күздә тота. Олег Васильевич фикеренчә, Татарстанда мондый мәйданчыкларны ачу - милли проектның төп бурычларын тормышка ашыру юнәлешендә мөһим адым. Спорт министры республиканың дәүләт һәм бизнес хезмәттәшлеге буенча тәҗрибәсен югары бәяләде. Ул безнең үрнәкне башка төбәкләргә дә тәкъдим итәргә ниятли.

- Бүген мондый хезмәттәшлек бик мөһим. Бөтен футбол системасының уңышы шөгыльләнү өчен сыйфатлы инфраструктура булдыру белән турыдан-туры бәйле. Спортчыларның теләсә нинди һава шартларында уйный алуы мөһим. Татарстан уңайлы шартлар булдыруга зур игътибар бирде, - дип ассызыклады министр.

Телекүпер аша Футбол берлеге президенты урынбасары Денис Рогачев республика муниципаль районнарында манежлар ачылуны бик зур алга китеш дип бәяләде.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм «Татнефть» ААҖгә шәһәребез һәм районыбызның спорт тормышы үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, алар ярдәме белән бездә ел саен яңа спорт объектлары барлыкка килә.

- Спортчылар Яңа елга менә дигән бүләк алды. Яңа манежда шөгыльләр үткәрүгә гаять күп гаризалар килә инде. Ул беркайчан да буш тормас, - диде ул.

«Алан» дип исемләнгән манежда 24 нче мәктәп укучылары һәм спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр шөгыль-ләнәчәк. Балалар инде футбол кырын сынап та карадылар һәм аның сыйфатыннан канәгать калдылар.

Сүз уңаенда әйткәндә, Әлмәт белән бер үк вакытта шундый ук спорт объектлары Әгерҗедә, Бөгелмәдә, Зәйдә һәм Чистайда да ачылды. Алар барысы да бер типтагы проект буенча эшләнгән.

Бинада ике киенү-чишенү бүлмәсе булган вестибюль, өч душ бүлмәсе, беренчел медицина ярдәме күр-сәтү бүлмәсе, тренерлар өчен, инвентарь бүлмәләре һәм мини-футбол буенча тренировкалар өчен зал бар. Бер сменада 24 кешегә кадәр шөгыльләнә ала.

 

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса