Әлмәт көрәшчеләре Тукай районында узган ярышларда җиңү яулады
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре Тукай районында узган ярышларда җиңү яулады

Ярышларда Яр Чаллы, Тукай районы, Менделеевск һәм Әлмәттән 98 көрәшче катнашты.

18 декабрьдә Тукай районының Түбән Суык-Су авылында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының "Спорт мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесенең ачык турниры булып узды.

Безнең шәһәрне олимпия резервы спорт мәктәбеннән грек-рим көрәше бүлегенең 5 тәрбияләнүчесе тәкъдим итте. Барлык укучылар да 13 нче урта мәктәп укучылары.


Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең спортчылар 1 көмеш һәм 2 бронза медаль яулады.


20 кг авырлык категориясендә Ходжонов Ботир 2 урын алды.


51 кг авырлык категориясендә Бечелов Мөхәммәд һәм Галимов Наил 3 урын яуладылар.

 


Спортчыларыбызны һәм аларның тренеры Гыйззәтуллин Рафаил Илгиз улын котлыйбыз, киләчәктә дә спорттагы уңышлар һәм җиңүләр телибез!