Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә Кыш Бабай призына йөзү ярышлары узды

Чарада 2007-2014 елларда туган спортчылар катнашты.

Шәһәрнең 25 нче урта мәктәп бассейнында Кыш Бабай призына йөзү буенча мәктәп беренчелегенә ярышлар узды.

Балалар 100 метр дистанциягә комплекслы йөзү буенча ярыштылар.


Беренчелек өчен көрәштә алар үзләренең бик яхшы әзерлекләрен һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.


15 комплект медаль уйнатылды, ә барлык балаларны яхшы нәтиҗәләр һәм якынлашып килүче бәйрәмнәр белән аларның тренерлары котлады һәм Кыш Бабайдан бүләкләр тапшырды.


Ярышларда тренерлар Валиахметова Светлана Ришат кызы, Ожегина Надежда Геннадьевна һәм Смирнова Ксения Александровнаның шәкертләре катнашты.


Безнең спортчыларны һәм тренерларны ел тәмамлану белән котлыйбыз, аларга яңа елда спорт уңышлары  телибез!

Оештыручылар "Промгидравлика" фәнни-җитештерү үзәге  директоры Ганиев Ришат Рафаэловичка аерым рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса