Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында йөзү ярышлары узды

Чара "Мирас" спорт-сәламәтләндерү комплексында узды.

Чарада 6-16 яшьлек  50дән артык спортчы катнашты.


Ярышларга сәламәт яшәү рәвеше буенча мөмкинлекләре чикләнгән йөзүчеләр кертелде.
Катнашучыларга ирекле стиль белән 50 м. га йөзүдә дистанцияне узарга туры килде.

Мондый ярышлар вакытында мөмкинлекләре чикләнгәннәр үзара аралашалар, танышалар. Актив, сәламәт яшәү рәвеше, паралимпия спорты пропагандалана. 

Әлеге чарада  республика һәм бөтенроссия ярышларында катнашу өчен балалар арасында иң көчле йөзүчеләрне ачыклыйлар.

Йөзү буенча беренчелек Әлмәт шәһәренең йөзү федерациясе президенты һәм «Игелек бүләк ит» хәйрия фонды, Гөлнара Әюпова ярдәме белән уздырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса