28 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Казанда йөзү буенча FINA Дөнья кубогы этабы узды.
Әлмәт спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Эдуард Вәлиәхмәтов 200 м га комплекслы йөзү буенча 8 урынны алды, нәтиҗә 1:58:04.
Нәҗипов Реналь ирекле стиль белән 4х50 метрга йөзүдә эстафетада команда составында икенче урынны яулады.
2-7 ноябрьдә башкалабызда 25 метр бассейнда йөзү буенча Европа чемпионаты (LAN) узачак. Анда Россия җыелма командасы составында Нәҗипов Реналь дә катнашачак.
