Әлмәт спортчысы бөтенросиия чаңгы ярышларында җиңү яулады
Түбән Тагилда узган ярышларда 15-17 яшьлек үсмерләр катнашты.
25 июльдә Түбән Тагил шәһәрендә «Малахитовая шкатулка» чаңгыда ике төр ярыш буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Анда 15-17 яшьлек үсмерләр катнашты. (трамплин 50-109, кросс 5 км)
Ярышларда безнең спортчы, Хлопцев Михаил («Юность»спорт мәктәбе спортчысы) җиңүче булды.
Без спортчыны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа