«Мирас» спорт комплексы базасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ГТО фестивале узды.
Анда 30 кеше катнашты, аларның яше 12дән 15кә кадәр. Малайлар һәм кызлар 7 төрле сынау үтте, алар үз көчләрен җитезлеккә, тизлектә тикшерә алдылар. Оештыручылар сүзләренә караганда, балаларга күңелле һәм кызыклы булган.
24 кеше алтын, 5 кеше көмеш, 1 кеше бронза медаль яулады.