Әлмәтленең машинасына зыян килүдә автоледи гаепле
19 июльдә 11 туларга 15 минутта Лениногорск-Чирмешән юлының 25 нче чакрымында ВАЗ-21120 автомобилен йөртүче 1989 елгы хатын-кыз тизлекне арттыру сәбәпле руль белән идарә итә алмый башлый һәм каршы як полосага чыгып, каршыга килүче Мицубиси-ASX автомобиленә бәрелә.
Аның руле артында 1957 елгы әлмәтле булып чыга.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә гаепле машинадагы пассажир хатын-кызның сәламәтлегенә зыян килә. Аның баш мие селкенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia