Күрше районда мотоциклчы һәлак булган
Юл-транспорт һәлакәте Алабугада 27 майда килеп чыккан - 35 яшьлек мотоциклчының гомере өзелгән.
ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ир-ат Нефтьчеләр проспекты буйлап хәрәкәт иткән, идарәне югалткан һәм юл читендәге агачка килеп бәрелгән. Мотоциклчы ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре килгәнче урында ук вафат булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа