Ханты-Мансийский автоном округында балалар утырган автобус ике җиңел машина һәм бер йөк машинасы белән бәрелешкән, дип хәбәр итә ТАСС.
Автобуска 32 кеше утырган булган - аларның 29ы балалар. 12 кешенең һәлакәт урыныда ук гомере өзелгән, үлүчеләрнең 10сы - балалар. 21 кеше хастаханәгә озатылган.
Хәзер тикшерү эшләре бара.