Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Юллар ваемсызлыкны кичерми

Юл-транспорт һәлакәтләре илебездә үлемгә китерүче сәбәпләр арасында беренче урынны алып тора

 

Соңгы вакытларда район территориясендә булган юл-транспорт фаҗигаләренең артуы да уйландыра.

Бу – чынбарлык. Ни өчен шулай була соң? Җавабы билгеле – һаман каядыр ашыгабыз, ашкынабыз. Шуңа да көн тудымы берәр фаҗига турында хәбәр килеп ирешә. Юл кагыйдәләренә, тизлек режимына да игътибар бирмичә, үзебезнең һәм юлдагы башка кешеләрнең гомерләрен куркыныч астына куя-куя чабабыз. Әлеге актуаль теманы узган атнада башкарма комитетта да күтәреп чыктылар. Чыгыш ясаучылар Әлмәт җирлегендә юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар санының артуына аеруча борчу белдерделәр.

 

2026 елның 4 аенда район юлларында 8 кеше һәлак булган һәм 23 кеше тән җәрәхәтләре алган. 2025 елның шул ук чорында 26 юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше һәлак булган һәм 30 кеше зыян күргән.

 

Балалар травматизмы белән бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра – балигъ булмаганнар катнашында инде 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлергә өлгергән. ЮХИДИ башлыгы урынбасары Шамил Гарипов балаларның иминлеге турыдан-туры өлкәннәр үрнәгенә бәйле, дип ассызыклады. Шуңа күрә дә куркынычсызлык кагыйдәләрен гаиләдә өйрәтү зарур.

Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр иткәнчә, аварияләр күп була торган көннәр булып элеккегечә дүшәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә санала. Көндезге сәгать өчтән алып кичке тугызларга кадәр булган вакыт аралыгында машина йөртүчеләргә аеруча сак булырга кирәк– күпчелек юл һәлакәтләре нәкъ менә шушы сәгатьләрдә теркәлә икән.

Әлбәттә, бар бәхетсезлек очракларын машина йөртү-челәргә бәйләп калдыру дөрес булмас иде. Язгы чорда юлларның торышы начар, ә юл билгеләренең бөтенләй булмавы да аварияле си-туацияләр китереп чыгара. Буяу кытлыгымы, әллә битарафлыкмы бу? Монысы билгесез. Нигәдер  калабыз эчендә җәяүлеләр йөри торган күп кенә урыннарда юл билгеләре – «зебра»ларның юкка чыкканлыгын күрергә була. РТС, СУ-2, Урсалы микрорайоннарындагы юлларга бу уңайдан аеруча  игътибар җитми.

Җәй җитсә велосипедчылар, самокатчылар белән бәйле юл һәлакәтләре чиктән аша. Хәзер аларны прокатка да алырга була бит әле. Иң борчыганы – электросамокатларда йөрү-челәр. Алар җәяүлеләр өчен генә түгел, велосипедчылар һәм машина йөртүчеләр өчен дә куркыныч китереп чыгарырга мөмкин. Каяндыр очып килеп чыгалар да, машинага килеп бәреләләр, техниканы сыдырып китәргә яки кешене бәрдерергә дә озак сорамыйлар. Балаларын алга бастырып яки утырткан килеш велосипед юлларыннан «выжлап» узып киткән әти-әниләр өчен бер кайгырсаң, шушы велосипед юлыннан аларга каршы атлап килүче җәяүлеләр өчен ут йотасың. ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре электросамокатларда йөрү-челәрнең хәрәкәт тизлеге сәгатенә 20 километр булырга тиеш, дип кисәтәләр. Бу шәһәр эчендә рөхсәт ителгән максималь тизлек. Мәктәпләр, балалар бакчалары, сквер һәм парклар янында бү күрсәткеч сәгатенә 10-15 километрдан да артырга тиеш түгел. Бу таләпләр үтәлмәгәндә әлмәтлеләргә штраф түләргә туры киләчәк.

Юллар ашыгуны, бита-рафлыкны, кагыйдәләр бозуны һәм хәмер кабып руль артына утыруны гафу итми. Беркайчан да шуны исебездән чыгармыйк. Ерак сәфәрләргә чыкканда гына түгел, шәһәр эчендә йөргәндә дә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Хәерле юллар барыбызга да!

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса