Казан-Әлмәт трассасындагы массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше һәлак булган
Казан-Әлмат юлында зур авария нәтиҗәсендә һәлак булучылар бар.
Бүген Чистай районында «Казан-Әлмәт» түләүле трассасында, йөк фураларын да кертеп, 10нан артык машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Дүрт кеше һәлак булды, күбесе төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.
Авариянең барлык шартларын тикшерү оештырылган. «Куркынычсызлык таләпләренә туры килми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү-оператив төркемнең эше бәрелешү сәбәпләрен ачыклауга һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тартуга юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia